Тикшерү версиясе буенча, 31 яшьлек ир-ат 2021 елның июненнән алып декабрьгә кадәр төрле социаль челтәрләрдә ачык чатларда хәбәрләр җибәргән һәм югары табышлы бизнеска инвестицияләр кертергә тәкъдим иткән.
Үз финанс пирамидасына яңа клиентларны җәлеп иткән җинаятьче, башта аларга «инвестицияләрдән» билгеле бер процент түләгән, ә алга таба элемтәгә чыгудан туктаган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, бу чорда ул 26 кешедән 5,4 миллион сумнан артык акча урлаган. Мошенниклык өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен тулысынча таныган, аны кулга алганнар.
Тиздән җинаять эшен алга таба карау өчен Татарстанның Югары Ослан районы судына җибәрәчәкләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, диелә хәбәрдә.