Россия ислам илләре белән хезмәттәшлекне актив үстерүне дәвам итә, бу «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» форумының ролен сизелерлек арттыра, дип билгеләп үтте РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында.
Ул әлеге чараның Казанда беренче ел гына узмавын искәртте һәм бүген РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә федераль статус алуын һәм ел саен уздырылачагын билгеләп үтте.
«Бүген Президент үз Указы белән форумга федераль статус бирде һәм мине оештыру комитеты рәисе итеп билгеләде, — дип уртаклашты Хөснуллин.
«Алдагы атналарда форумны оештыру комитетының беренче утырышын уздырачакбыз, анда аны әзерләү буенча чаралар планы расланачак», диде ул.
Ул барлык язылучыларын 18-19 майда Татарстан башкаласында узачак вакыйгага кушылырга чакырды, диелә хәбәрдә.