Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 13 градустан 18 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк, түбән урыннарда -22 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак.
Юлларда бозлавык көтелә.