Татар китабы йорты язучы Шәриф Камалның үлеменә 80 ел булган һәм Татар театрының туган көнендә – 22 декабрьдә – күрсәткән «Бәхет елы» спектаклен тамашачыга чыгара. Спектакль-эзләнү 30 гыйнвар көнне 18.00 һәм 20.00
«BӘXET JЬLЬ» музей белән театр, авырту һәм рәхәтлек, протоколлар катгыйлыгы һәм шәхси хатларның җиңеллеге берләшкән зур эзләнү ул. Бу спектакльдә без янәдән Шәриф Камал белән очрашырбыз. Ләкин бу Шәриф сез укып белгән язучы гына түгел. Спектакльдә каршылыклы чорның катлаулы шәхесе башка яктан ачылачак», диелгән спектакль турындагы хәбәрдә.
Спектакльнең сценарие Шәриф Камал архивыннан моңарчы җәмәгатьчелеккә ачылмаган хатлар һәм документларга нигезләнә.
Спектакльне режиссер Әминә Миндияр Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин сценариесе буенча куйган. Музей белән театрны берләштергән проект Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары белән берлектә гамәлгә ашырылган.
Билетлар музей кассасында һәм музей сайты аша сатыла. «Пушкин картасы» аша да алырга мөмкин.