Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Татнефть Арена»да хоккей матчында булды. Анда мөселман илләре командалары арасында хоккей турниры финалы уза. ТР җитәкчесе матчтан фотоларны телеграмма-каналда урнаштырды.
Исегезгә төшерәбез, турнир Казанда 14 гыйнвардан бирле бара. Уеннарда 14 илдән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнаша, шул исәптән Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко һәм Төркия.