Бүген, 16 гыйнварда, Лаеш бала тудыру йортыннан Гөлшат Сарбаеваны һәм аның кызы Аделинаны чыгардылар.
Аделина мобилизацияләнгән Николай белән Гөлшатның беренче балалары. Яшь әти хатыны һәм бәләкәй кызы белән вакыт үткәрер өчен ялга кайтырга җыена. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Яшь әни белән нәни кызны әти-әниләре, туганнары һәм дуслары каршы алды. Сарбаевлар гаиләсен котларга Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та килгән иде.