Татарстанның Тәтеш хәрби комиссариаты узган ел нәтиҗәләре буенча ТР хәрби комиссары Сергей Погодинның берьюлы өч бүләгенә лаек булды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» хәбәр итә.
Беренчесе, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүне һәм гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылышны үткәрүне иң яхшы оештырган өчен беренче урын алганга грамота бирелде.
Икенсесе, контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен кандидатлар сайлап алуны оештыруда ирешкән уңышлары һәм эшләү торышы буенча икенче урын бирелгәне өчен бүләкләнде.
Өченчесе, югары дәрәҗәдәге мобилизация әзерлеге, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә һәм исәп-чакырылыш эшләрендә ирешкән уңышлары, тулаем хезмәт эшчәнлеге буенча икенче урын өчен грамотага лаек булды.