Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Соңгы тәүлектә Сovid-19 вирусын республиканың 65 кешесе йоктырган, бер көн элек – 60, ә ике көн алдан 56 авыручы булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтындагы мәгълүматлар дәлилли.
28 авыру кешегә госпитализация кирәк булган, ә алдагы көнне хастаханәләргә 12 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән Татарстанның 194 079 кешесе зарарланган.
Шул ук вакытта республиканың 191 539 кешесе савыккан, шул исәптән 97се – соңгы тәүлектә (моңа кадәр бер көн алдан дәваланган 92 авыру турында хәбәр ителгән иде).
Республикада Covid-19 авыруыннан үлүчеләрнең рәсми рәвештә танылган гомуми саны үзгәрешсез – 2009 кеше тора. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 26 декабрьдә бастырылган иде.