Самара өлкәсенең Ширяево авылы янындагы тауда Кодрак ханга һәйкәл куелган. Тарихи мәйданчыкка таш сынны «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды урнаштырган.
Фондның рәисе Гомәр Батыршинның «Татар-Дуслык» сайтына биргән интервьюсына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Биш тонналы һәйкәлне Болгариядән алып кайтканнар. Аны танылган Болгар скульпторы Дишко Дишков ясаган.
«Кодрак сынын урнаштыру – ул истәлек генә түгел, ә тарихи вакыйга да. Кодрак хан җитәкчелегендәге кабиләнең бер өлеше, VII гасырда Бөек Болгариядән Урта Идел буена күченеп, борынгы Болгар дәүләтен төзегән һәм Урта Иделгә һәм Көнчыгыш Европага зур үзгәрешләр керткән. Болгар кабиләләре шәһәрләр, университетлар, алга киткән сәүдә, һөнәрчелек белән прогрессив дәүләт төзегән», – дип сөйләгән Гомәр Батыршин.
«Соңрак һәйкәлгә гранит такта урнаштырачакбыз, гомуми юлдан тарихи мәйданчыкка кадәр 250 метр озынлыктагы тротуарны төзекләндерәбез һәм сукмак буенда өстәмә яшелләндерү эшләре башкарылача. Яз көне һәйкәлне рәсми рәвештә ачу планлаштырыла», – дип уртаклаша ул.