2022 елда Татарстан Республикасының төзелеш тармагында 11 бәхетсезлек очрагы булган, шуның алтысы үлем белән тәмамланган. Чагыштыру өчен: 2021 елда 22 бәхетсезлек очрагы булган, шуларның 9 очрагында кеше үлгән. Барлык бәхетсезлек очракларының 72 проценты биеклектән егылып төшү һәм корылмаларның җимерелүенә бәйле.
Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты. Президентның матбугат хезмәте шул турыда яза.
Төзелеш тармагында контроль-күзәтчелек чаралары системалы рәвештә башкарыла, диде Марат Айзатуллин. Аның сүзләренчә, гыйнвар аеннан республикада 2028 тикшерү уздырылган, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе шул ук чорда 1553 контроль-күзәтчелек чарасын гамәлгә ашырган, аларның йомгаклары буенча гомуми суммасы 1 миллион 925 мең сумлык 74 карар чыгарылган.
Баш инвестицион-төзелеш идарәсе 559 тикшерү үткәргән. Хокук бозуларны ачыклау буенча тискәре тенденция үз көчендә кала – хезмәтне саклау нормаларын үтәмәүнең 1004 очрагы теркәлгән. Хокук бозуларны бетерү буенча эш оператив алып барыла, диелә хәбәрдә.