Чирмешән районы Әккәрәй авылының утызлап хатын-кызы, хәтта әбиләр дә бу көннәрдә йон эрләү, бәйләү белән шөгыльләнә. Авыл мәдәният йортында оештырылган «Миме» («Ярдәм») дип аталган кич утыру мәҗлесендә алар Россия Коралы көчләрендә хезмәт итүче егетләр өчен җылы оекбашлар бәйли.
«Әбиләр эш арасында җырлап, чәйләп ала. Оекбашларны ивашкинолылар да бәйли, хәрбиләргә алар да ярдәм итә», - ди Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов.