Россиядә коронавирусының «кракен» варианты өстенлек итә ала. Бу хакта Роспотребнадзорның Эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының геном тикшеренүләр лабораториясе мөдире Камил Хафизовның сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Белгеч мондый нәтиҗәне башка илләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнеп ясаган. Аның сүзләренчә, «кракен» – «омикрон»ның субварианты. Ул тиз йога, әмма, авыру җиңел уза.
Моннан тыш, «кракен» инде күпләр авырырга өлгергән яки прививка ясаткан коронавирусның бер төре булып кала. Шуңа күрә күп кешеләрнең бу вариант белән очрашуга билгеле бер әзерлеге инде бар. Россиядә теркәлгән барлык тестлар «кракен» вариантын ачыкларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте Хафизов.