Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 58 яңа очрагы ачыкланган, 17 кеше хастаханәгә китерелгән. Пандемия башланганнан алып, 193 684 кеше ковид йоктырган.
Узган тәүлектә бу чирдән республикада яшәүче 108 кеше, пандемия башланганнан алып 191 меңнән артык пациент терелгән. Рәсми статистика буенча коронавирустан үлүчеләр элеккечә – 2009 очрак кала. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.
Узган тәүлектә Россиядә 3303 кеше коронавирус йоктырган, 695 кеше хастаханәгә китерелгән, 49 кеше бу чирдән үлгән.
Россиянең 34 төбәгендә хастаханәгә китерелгән ковид йоктыручылар саны арткан, 32 төбәктә кимегән. 19 субъектта бу вазгыять үзгәрмәгән.