1 гыйнвардан башлап музей-тыюлыкта 25 меңнән артык кеше булды, килүчеләр тагын күпләп көтелә: кагыйдә буларак, Яңа ел бәйрәмнәрендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре иң күп кеше йөри торган көннәр була, дип сөйләде «Татар-информ»га Зөя утрау-шәһәрчегенең матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуриева.
«Зөя кунаклары даими экспозицияләрдә, күргәзмәләрдә була ала, балалар өчен уңайлы «Әкият» ял үзәге эшли. Һәм, әлбәттә, саф һавада актив ял: ук-арбалет тиры һәм «Яңа ел уеннары» дигән махсус программа эшли», – дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, утраудагы музейлар бәйрәм режимында: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр озайтылган график буенча эшли.
Хәзерге вакытта «О необычном заказе Петра I в Китай: художественная керамика Петровской эпохи и современные арт-объекты», «Мир на ощупь. К 90-летию Свияжской школы слепых», «События, эпизоды и артефакты советской истории», «Система ограждений», «Чиновный мир России» һәм башка күргәзмәләрне карарга була.
2023 елны каршы алырга «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында шәһәрнең 30 мең кешесе һәм кунаклары җыелуы билгеле булган иде. Тагын 26 мең кеше Яңа елның беренче көнендә Казан Кремлендә бәйрәм итте. Ә быелның беренче дүрт көнендә Яшел Үзән районындагы Раифа монастырендә 50 меңнән артык кеше булган.