Социаль фонд көмәнле хатыннар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие түләүне сорап язылган ярты миллионнан артык гариза кабул иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Көмәнле хатыннар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы - бердәм пособие түләүне сорап 532 мең гариза тапшырылган. Түләүләр Россиянең барлык төбәкләрендәге (дүрт яңа субъектны да кертеп) гаиләләр өчен Дәүләт хезмәтләре порталында 28 декабрьдә рәсмиләштерелә башлады», - диелә хәбәрдә.
Бүгенге көндә фондта 17 яшькә кадәрге бер миллионга якын балага бердәм пособие рәсмиләштерү турында гаризалар һәм көмәнле хатыннар өчен бердәм пособие турында 32 мең гариза кабул иткәннәр. Социаль фонд бүлекләре гаризаларны 3 гыйнварда карый башлаган, 4 гыйнварда шулай ук ата-аналарның шәхси мөрәҗәгатьләрен кабул иткән. Бүгенге көндә 5 меңнән артык гаиләгә пособие билгеләнгән инде.