6-11 гыйнварда Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 6 гыйнварда төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда минималь һава температурасы -19..-24, көндез максималь температура -17..-22 градус тәшкил итәчәк.
7-10 гыйнварда республикада төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы -25..-32, аязган вакытта -37 градуска кадәр төшәчәк, көндез -23..-28 градус булачак. 11 гыйнварда һава температурасы төнлә һәм иртән -23..-28, аязган вакытта -32, ә көндез -14..-19 градус тәшкил итәр дип көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкын көннәрдә артык ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска, ерак сәфәрләрдән тыелып торырга һәм җылы итеп киенергә чакыра.