Быел Башкортстанның «Китап» нәшриятында нибары җиде китап чыккан. Бу хакта «Тулпар» журналында Мөнир Вафин яза.
Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар берләшмәсе эшчәнлегенең бер юнәлеше — авторларның кулъязмаларын тикшереп, Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриятына тәкъдим итү. Әмма элегрәк нәшер ителүгә тапшырылган кульязмалар саны 100гә җитсә, хәзер берничә дистәдән артмый. Быел «Китап»та татар телендә нибары җиде китап чыккан.
«Кулъязмалар кимүе Язучылар берлегенең татар берләшмәсе эшчәнлеге сүлпәнәюгә һәм авторлар кимүгә бәйле», — дип яза секция рәисе Мөнир Вафин. Авторның кулъязмасы «Китап» нәшриятында берничә ел чират көтә. Мөнир Вафинның үзенең китабы да нәшриятта сигез ел чыгарылмаган.
«Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә 60ка якын татар әдибе әгъза булып тора. Шуларның яртысыннан күбесе — шагыйрьләр. Ел саен бер китап чыгу дәвам итсә, китапның нәшер ителүен берничә дистә ел көтәргә туры киләчәк», — дип фикер йөртә автор.
«Китап» нәшриятының «Яшьләр тавышы» сериясе 35 яшькә кадәрге авторларның беренче җыентыкларын дөньяга чыгара. Кайчандыр ел саен 12 яшь каләм иясенең китаплары басылса, хәзер бу серия ике елга бер генә чыга. Авторларының яше дә 35тән 40ка күтәрелгән.
«Китап» нәшриятының чишмә башы булган «Башкнига»да 1926 елларда 232 исемдәге китап дөнья күргән. Шуларның 190ы башкорт, 10ы русча, 32се татарча чыккан. Элек тиражлар да зур була иде, проза – 3000, шигырьләр 1500-2000 данә булып чыга иде. Хәзер проза 1 меңгә, шигырьләр 700гә калды. Бу кәгазь кыйммәтләнүгә һәм китапларга мохтаҗлык кимүгә бәйле», – дип яза автор.
Төп проблема – әдәбиятка яшьләрнең килмәвендә. «Мәктәпләрдә бер сәгать туган тел укытып кына әдәбиятка сөю тәрбияләп булмыйдыр. Язучының матди хәле дә мактанырлык түгел. Шуңа яшьләр файдалы һөнәрләрне сайлый», — ди Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән Татар берләшмәсенең шигърият секциясе рәисе Вафин.