Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбе «Эшлә!» дип атала

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә катнашучылар җыю хакында игълан итә. Форум – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул.

Быел ул «Эшлә!» исеме белән Казан янында узачак. Кышкы мәктәпне ике сменада – егетләр һәм кызлар өчен аерым үткәрү көтелә. Ир-атлар сменасы 25 гыйнварда башланып 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә хатын-кызлар 1-5 февральдә җыелачак. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Soft-skills буенча 5 көнлек тренинг көтә, ул тормышның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган конкрет белемнәр һәм мөмкинлекләрне үстерәчәк. Форум барышында егетләр һәм кызлар план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерәчәк.

Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Шунысы игътибарга лаек, сүз эшне планлаштыру турында гына түгел, гыйбадәт кылу, шәхси тормыш, ялны планлаштыру турында да барачак.

Форумда катнашучылар шулай ук дини белем алачак, мастер-классларда, TED һәм диспутларда, квестларда катнашачак, кинозалда һәм китап клубында булачак.

Спикерлар булып Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя, «Ханский дом» төзелеш компаниясен гамәлгә куючы Ильяс Гыймадов, остаз, журналист Равия Умм Ләйлә, «Отличность» маркетинг үзәгенә нигез салучы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Диләрә Фәтхуллина, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры Әлфия Җаббарова, маркетолог, стратегик маркетинг буенча белгеч Лилия Ильясова, Digital-тренер, белем бирүне цифрлаштыру буенча белгеч Нурия Гаязова һ.б. катнаша.

Кышкы мәктәптә катнашу өчен, 2023 елның 10 гыйнварына кадәр тормыштагы иң зур хыял турында «Мин нәрсә турында хыялланам...» темасына кайсы да булса социаль челтәргә язма чыгарырга, @muslimmol аккаунтын билгеләргә һәм https://muslimmol.com/fmm15/registration сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк. Проектта катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькәчә булган мөселман ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла.

Ел саен үткәрелә торган кышкы форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар» программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus