Якутиядә яшәүче 21 яшьлек Игорь Доманов Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүче өчен үч алырга – тикшерүчеләргә һөҗүм итмәкче булган. Әлеге фактка карата ачылган җинаять эшенә Казанның Совет районы суды нокта куйды. Гаепләүне Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков шәхсән хуплады. Шулай ук бу эштә дәүләт гаепләүчесе Аида Шәйдуллина да катнашты.
Суд барышында прокуратура Домановны махсуслаштырылган психиатрия стационарына интенсив күзәтү астында мәҗбүри дәвалауга җибәрүне сорады. Прокуратура моны егетнең һөҗүмгә алдан уйлап әзерләнүе белән аңлатты - мәсәлән, ул, тикшерүчеләрне күзәтү өчен, гимназия янындагы йорттан фатир арендалап торган.
«Доманов дусларына ниятләре турында сөйләп кенә калмый. Ул үз ниятендә гамәлләр кыла башлый», – дип төгәлләштерде прокурор Аида Шәйдуллина.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, Доманов Казанга мәктәпкә һөҗүмнән соң ике атна узгач килгән. Юлга чыгар алдыннан егет 270 мең сумга якын кредит алган – әлеге акчага ул корал һәм шартлаткыч ясау өчен матдәләр сатып алырга җыенган. Әмма тиздән Домановны тоткарлыйлар. Аны тикшерү изоляторына җибәрәләр, аннары Мәскәүгә Сербский исемендәге институтка озаталар. Психологик-психиатрик экспертиза егетнең психик авыруы барлыгын ачыклый.
Судка әлеге эшнең детальләрен ачыклау өчен берничә ай кирәк була. Бу вакыт эчендә Домановның әтисе бер генә утырышны да калдырмаган. Ир-ат улына ярдәм итәргә дип Якутиядән һәр судка очып килә торган булган. Ул егетнең бернәрсәдә дә гаепле булмавына ышандырырга тырышкан.
Карар игълан ителгәнче Домановка соңгы сүз белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Ул бу эштә аның гаебе турында бернинди дә дәлил булмавын һәм дусларына һөҗүм турында әйткән сүзләренең шаяру булуын белдерде.
«Мин андый эш эшли алмас идем. Бу язмаларның барысы да шаярту иде. Мине аклауны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте судка егет.
Домановның, аны яклаучыларның һәм туганнарының дәлилләре судны ышандырмады. Карар көтелгән булды – егетне, прокуратура соравынча, мәҗбүри дәвалауга җибәрделәр.