Бүген «Ярдәм янәшә!» республика иҗтимагый хәрәкәте Казан складыннан Лисичанскида яшәүчеләргә һәм мобилизацияләнгән татарстанлыларга гуманитар ярдәм җибәрде.
«Татар-информ» складта сөйләүләренчә, хәрәкәт волонтерлары складта йөк әзерләгәндә республикада яшәүчеләр язган хатлар һәм рәсемнәр дә сала. Бүген медикамент, азык-төлек һәм кием-салым белән бергә өч йөзгә якын хат җибәрелгән.
Казаннан йөкнең бер өлеше Воронеж юнәлешендә аерым артиллерия дивизиясенә, ә икенче өлеше Лисичанскида яшәүчеләргә китте. «Волонтер-медиклар» эше турында гуманитар ярдәм формалаштыруда Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы урынбасары Ләйлә Хәйруллина сөйләде.
«Волонтер-медиклар быелның мартыннан башлап гуманитар ярдәм җыю пунктларында актив ярдәм итә. Без кешеләр һәм оешмалар җибәргән әйберләрне сортларга аерабыз һәм җибәрергә әзерлибез. Азык-төлек товарларыннан тыш, без бүген шәһәребездә яшәүчеләр язган хатларны да җибәрәбез. Йортыннан еракта булган һәр кешегә мондый хат алу күңелле булачак», - диде Ләйлә.
Бүген нинди йөк киткәне һәм ни өчен шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә ярдәм итәргә кирәклеге турында «Ярдәм янәшә!» республика иҗтимагый хәрәкәте координаторы Тимур Сафин сөйләде.
«Лисичанскига без бер айда 300 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрдек. Ә мобилизацияләнгәннәргә 33,6 миллион сумга кирәк-яраклар сатып алдык. Бу саннар турында әйтсәк. Нигездә, бүген без тыныч халыкның да, мобилизацияләнгән егетләрнең дә социаль-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен товарлар җибәрдек», - дип сөйләде ул.
Тимур Сафин сүзләренчә, ике атнадан тагын бер йөк җибәреләчәк.