Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэлектромаш» директоры Илдус Исламовны «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.
Исламовка дәүләт бүләге Татарстанның «социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен» бирелде. Татарстан Республикасы Президенты сайтында урнаштырылган карарда шул турыда әйтелә.
Илдус Исламов республиканың атказанган машина төзүчесе һәм Россия Президентының кадрлар резервы әгъзасы булып тора. «Татэлектромаш» заводында ул 2001 елдан бирле җитәкчелек итә, аңа кадәр «КАМАЗ»ның башкарма директоры булган.