Мәктәптә туклану мәсьәләсе даими игътибар таләп итә, зур яки кечкенә кимчелекләр булырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәктәп оешмаларында планнан тыш тикшерүләрне ешрак оештырырга кирәк. Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җирле бүлегенә шундый бурыч куйды.
«Планлы тикшерүләргә бөтенесе дә әзерләнә. Планнан тыш та булырга тиеш. Кисәтмәскә, мәгълүмат читкә чыгарга тиеш түгел. Сез теләсә нинди мәктәпкә керәсез. Яхшы хуҗабикәнең аш бүлмәсендәге кебек чисталык һәм тәртип булырга тиеш», – дип йөкләмә бирде мэр.
Роспотребнадзор Чаллының 11 мәктәбендә башлангыч сыйныфларда кайнар ризык ашатуны оештыруга бәйле тикшерүләрне төгәлләде. Аларның нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында 12 беркетмә төзелде. 25 мең сумга исәпләнгән 10 карар чыгарылган, дип хәбәр итте шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.
Мәһдиев әлеге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә тиешле бәя бирергә кирәген билгеләп үтте. «Кайнар туклануны оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган, мәктәп ашханәләренең күбесе капиталь ремонтланган, җиһазлар тулысынча алмаштырылган», – дип санап үтте ул, һәм кагыйдә бозулар булырга тиеш түгеллегенә басым ясады.