Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында татар теле укытучыларының төбәкара семинары ачылды

Пенза өлкәсе мәгариф министры Алексей Комаров Пенза өлкәсендә татар мәгарифе көннәре кысаларында оештырылган «Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү нигезе буларак туган якка мәхәббәт» дигән семинарны ачуда катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинар Городище районының Урта Әләзән авылында ачылды. Әлеге торак пунктта 9,5 меңгә якын кеше яши. Татарстаннан һәм өлкә авылларыннан килгән кунакларны чәкчәк һәм татар җырлары белән каршы алдылар.

«Пенза өлкәсен һәм Татарстан Республикасын күптәнге дусларча элемтәләр бәйли. Безнең укытучылар Татарстанның мәгарифне үстерү институтында да, Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институтында да квалификация күтәрү курслары уза. Безнең төбәктәге өч мең ярымнан артык укучы татар халкы традицияләрен һәм туган телен өйрәнә. Югары белемле егермедән артык мөгаллим аларга татар телен укыта. Безнең дусларча элемтәләр алга таба да ныгысын һәм озак еллар дәвамында үсеш кичерсен дигән теләктә калам», - диде Алексей Комаров.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Пенза өлкәсендә яшәүчеләргә әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстаннан дәреслекләр һәм матур әдәбият китерүләре турында хәбәр итте, алар Пензадагы татар теле һәм әдәбияты укытыла торган 19 мәктәпкә тапшырылачак.

Чарага килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Пенза өлкәсе җитәкчелегенә, Мәгариф министрлыгына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus