Өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарның акчалата пособиесе аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Россия Ватанны саклау бурычын үтәүче һәр кеше белән горурлана, хәрбиләр кирәкле бөтен әйбер белән тәэмин ителергә тиеш», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук илнең дүрт яңа төбәгендә хәрби хәл режимы кертелүе хакында белдерде.
21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указны имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә сугышчан тәҗрибәсе булган резервтагы 300 мең кеше чакырылачак.