Концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары кчыгыш ясый.
Бүген 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты була. Быел ул беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән уза. Концертны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.
Гала-концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының I премия лауреатлары: «Академ вокал» номинациясе – Диләрә Төхвәтуллина, Илгиз Мөхетдинов; «Инструменталь башкаручы» номинациясе – Алмаз Ахунов; «Халык җыры» номинациясе – Алинә Гыйльметдинова, Айнур Исламов; «Эстрада вокалы» номинациясе – Гөлназ Муллаәхмәтова, Вилнур Әдилов.