Зәй районының Дмитровка авылында яшәүче 42 яшьлек кешедә пистолетка охшаган әйбер һәм порошокка охшаган матдә табылган. Табыш турында полициягә хәбәр иткәннәр.
Тәртип сакчылары ир-аттан коралны алган һәм тикшерүгә җибәргән. Тикшерү күрсәткәнчә, 7,8 мм калибрлы утлы коралны ир-ат үзе ясаган, ә порошокка охшаш матдә дары булып чыккан.
Ир-ат үзе сөйләгәнчә, ул бу пистолетны сукбай этләрне ату өчен кулланган. Законсыз рәвештә корал ясаганы өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.