Республиканың Актаныш районында М7 трассасының 1160нчы чакрымында юл һәлакәте булган. Монда ике җиңел машина бәрелешкән: «Нива» шоферы трассага чыкканда төп юлдан барган «Лада»га юл бирмәгән.
Бәрелешү аркасында Нива юлдан читкә төшеп киткән.
Авариядә ике кеше зыян күргән - «Нива» йөртүчесе һәм «Лада» пассажиры. Аларны төрле җәрәхәтләр белән якындагы хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйга урынында булучылар сөйләде.