Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанга сәфәре һәм «Юл – 2022» халыкара күргәзмәсендә катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, якындагы елларда тармакны үстерү турында Татарстан башкаласында бик күп мөһим карарлар кабул ителгән.
Күргәзмәдә юл тармагының барлык вәкилләре дә җыелган иде, дип искәртте Хөснуллин. «Бик көчле фикер алышу булды, күп мәсьәләләр сөйләшенде, комплекслы карарлар кабул ителде – алдагы биш елда юл төзелешен ничек үстерергә икәне каралды», – дип бүлеште ул үзенең телеграм-каналында.
Хөснуллин шулай ук Владимир өлкәсендә М12 трассасының беренче участогын ачу тантанасында катнашуын, шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Салават Күпере» һәм Казан аэропортына кадәр юл хәрәкәтен ачып җибәрүдә катнашуын искәртте.
Соңыннан Хөснуллин юл тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм алар алдында зур бурычлар торуын билгеләп үтте. «Былтыр бездә юлларны ремонтлау буенча Советлар Союзы чорыннан бирле ил тарихында рекорд куелды. Быел безнең, бердәм эшебездә кабул иткән системалы карарларыбыз ярдәмендә, бу рекордны ким дигәндә үтәргә, максимум дигәндә арттырып үтәргә бөтен мөмкинлек бар», – дип белдерде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген юл тармагы хезмәткәрләрен Россия Президенты Владимир Путин да бәйрәм белән котлады.