Узган тәүлектә Татарстанда 230 кешедә коронавирус инфекциясен ачыклаганнар, шуларның егерме сигезен хастаханәгә салганнар. Пандемия башланганнан бирле инфекцияне 185 меңнән артык Татарстан кешесе йоктырган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Тәүлек эчендә 631 пациент, инфекция тарала башланганнан бирле 179 мең 304 кеше савыккан.
Россиядә тәүлек эчендә 12 мең 354 кешедә ковид ачыкланган, 744 авыручыны хастаханәгә салганнар, 18 мең 441 кеше сәламәтләнгән.