Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады. Телеграм-каналында ул гаилә фотосурәтен урнаштыган, аның астына татар һәм рус телләрендә: «Бүген әтиләр көне! Безнең өчен әти һәрвакыт үрнәк булды! Әтиләр көне белән!» – дип язып куйган.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр татарстанлыларны Әтиләр көне белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева котлады. Ул бу бәйрәмнең Россия Президенты Владимир Путин карары белән гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталарның әһәмиятен арттыру өчен билгеләнүен искәртте.