Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ангрен шәһәрендә резинотехника заводында булды. Республика җитәкчесе эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанда.
Birinchi Rezinotehnika Zavodi җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте конвейер тасмалары, авыл хуҗалыгы һәм автомобиль шиналары чыгара. Җитештерү куәте – елына 3 миллион автомобиль һәм 200 мең авыл хуҗалыгы шинасы.
«Президентка җитештерүне күрсәттеләр һәм җитештерү технологиясенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр», – дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.