Уфа ТЮЗы яңа сезонын «Дитя»/»Бәби» музыкаль спектакле белән ача, дип хәбәр итә «Башинформ», Уфаның мәдәният һәм сәнгать идарәсе хәбәренә сылтама белән.
Музыкаль притчаның пьеса авторы – татар драматургы Илгиз Зәйниев. Пьесаны рус теленә Нияз Игъламов тәрҗемә иткән.
Режиссер – Полина Шабаева. Рәссам – Юлия Гыйләҗева. Композитор – Юрий Чаплин.
Премьера 15 һәм 16 сентябрьгә билгеләнгән.