Кырым күперендә йөк машинасын шартлатудан соң, өч кеше һәлак булды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты.
Якынча белешмә буенча, һәлак булучылар – шартлаган йөк машинасы янында бара торган машинаның йөртүчесе һәм пассажирлары. Һәлак булган ике кеше: ир-ат һәм хатын-кызның мәетен судан чыгардылар. Аларның шәхесләре ачыклана.
«Татар-информ» иртән Кырым күперендә йөк машинасы шартлавы турында хәбәр иткән иде.