Татарстан бюджетында 2023 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 1,4 млрд сумнан артык акча салынган.
«2023 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 1 млрд 432 млн сум каралган, шул исәптән 232 млн сум - федераль бюджеттан. Ягъни, 2022 ел белән чагыштырганда финанслауның кимүе күзәтелми», - диде Татарстан финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында.
Анфимова аныклавынча, федераль финанслау узган ел дәрәҗәсендә кала, ә республика финанславы 200 млн сумга арткан. Бу акча заемнарга һәм поручительлеккә тотылырга тиеш.