Дәүләт хезмәтләре порталы аша дәүләт пошлинасын түләүгә 30 процент күләмендәге ташлама киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла. Бу хакта РФ Финанс министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Финанс министрлыгы «Дәүләт хезмәте» портлаы аша пошлина түләүгә 30 процент ташламадан баш тарту тәкъдиме белән чыкмады. Ташлама баштан ук вакытлы чара буларак, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр планлаштырылган. Аны озайту турындагы тәкъдимнәр килмәгәнгә күрә, федераль бюджет проектының 2023-2025 елларга керем өлеше әлеге ташламаны гамәлдән чыгаруны исәпкә алып төзелгән», диелә хәбәрдә.
Хәзер физик затлар өчен дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процентлы ташлама ясала.