Түбән Камада яшелләндерү чара кысаларында 500 агач утыртылды. Акциядә Земфира Каюмова да катнашты. Ул Түбән Камада 50 ел яши. Ярты гасыр эчендә шәһәрдә Земфира Каюмова утырткан унлап агач инде үскән. Бу көздә Земфира Миннәхмәт кызы миләш утыртты.
Аның үсентесе белән янәшәдә Рамил Муллин утырткан каен үсәчәк. Шәһәр мэры агачларны тиешле дәрәҗәдә карау зарурлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, аларны карау өчен укучыларны җәлеп итәргә кирәк. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Җиденче, сигезенче, тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныфлар. Аларны агачлар утыртуга һәм су сибеп, карап торуга җәлеп итәргә кирәк. Без агачларны утыртабыз, тик су сибеп торырга онытабыз», – диде Түбән Кама мэры.
Бу моментны контрольгә алачаклар, чөнки үсентеләр даими каралганда гына үсеп китә алачак. Бу атнадаТүбән Каманың күп кенә микрорайоннарында яшелләндерү эшләре башкары