Ике ел дәвамында Дәүләт хезмәтләре порталында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 18 сервис булдырылачак. Бу хакта Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсендә әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.
Премьер белешмәләрне җыю, анализлау һәм аграрийларның дәүләт ярдәме чараларын алу эшләрен гадиләштерү өчен үзебезнең цифрлы платформаларны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Аның әйтүенчә, бердәм порталга 18 төрле хезмәтнең 8 төре кертелгән инде. Болар – авыл хуҗалыгын иминләштерү белән шөгыльләнүче экспертларны аттестацияләү, селекция казанышларын дәүләт теркәвенә алу. Алар барысы да кирәкле документларны онлайн рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.