Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, мөселман яшьләре арасында популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа җиденче сезонын башлады. 4 октябрьдә Казанның Галиев мәчетендә проектта катнашучылар беренче тапкыр очрашты. Бу юлы яшь килен булырга 50 мөслимә теләк белдерде, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи үә сәлламнең сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.
Кияүдә булмаган, кияүдәге һәм ярәшелгән мөслимәләрне академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк, диелә хәбәрдә.