Татарстанда кадрлар потенциалын, аерым алганда кардиологларны системалы әзерләү курслары узды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия илкүләм кардиологлар конгрессында шулай дип белдерде.
«Ел ахырына барлык поликлиникаларда да кардиологлар булачагына ышанам», - дип искәртте министр.
Аның сүзләренчә, яхшы җиһаз сатып алуы кыен түгел, иң мөһиме – әлеге җиһазда кемнең эшләве.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика җитәкчелеге куйган бурыч һәм максатларга ирешәчәкбез, дип билгеләп үтте Марат Садыйков.