«Промышленность» полиция бүлегенә Казанда Рауис Гәрәев урамындагы кафеларның берсендә ике яшь кешенең пистолетлары булуы турында хәбәр килде, диелә Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Урынга килгән полицейскийлар ачыклавынча, исерек ир-ат дустына пистолетка охшаган корал күрсәтеп мактанган. Шул ук вакытта ир берничә тапкыр һавага аткан, патроннары булмаган.
Тәртип сакчылары 32 яшьлек һәм 34 яшьлек казанлыларны тоткарлаган. Вак хулиганлык өчен административ эш кузгатылган.