Хезмәткәрнең өлешчә мобилизациядән азат итә торган бронь бармы-юкмы икәнен предприятиенең хәрби-хисап өстәлендә һәм кадрлар бүлегендә белеп була. Бу турыда якшәмбе көнне Объясняем.рф порталы хәбәр итте.
«Хезмәткәрләрнең броне турындагы мәгълүматны предприятиенең хәрби-хисап өстәлендә (кадрлар бүлегендә) алырга мөмкин», диелгән порталның Телеграм-каналында.
Броньның вазифага беркетелүе аныклана, ә конкрет кешегә түгел. Әгәр дә хезмәткәр эштән китсә яки бронь булган вазифасыннан күчерелсә, ул мобилизацияләүдән кичектерү хокукын югалтачак.