Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук VK генераль директоры Владимир Кириенко катнашты.
Очрашуда катнашучылар Иннополис университетының алга таба үсеше һәм аның базасында мәктәп, урта махсус уку йортлары укучыларына цифрлы белем бирү контентына керү мөмкинлеге бирү турында сөйләште.