«Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз», - ди халык артисты.
Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең приз фонды бәләкәй булуына ризасызлык белдерде. Ул бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.
«Иң беренче премиянең бәясенә канәгатьсезлек белдерим әле. Илһам Шакиров кебек кеше соңгы йөз елда тумаячак. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Аннан да югары була алмаса да, ким булмасын. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бар.
Бәясен әйтмәсәк күңеллерәк, әйтү оят. Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз. Аның өчен көрәш барырга тиеш, аның өчен ярыш булырга тиеш», – диде Салават Фәтхетдинов.