Яшел Үзән районында «Катык» этно фестивале үткәрелде. Чараны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ачты. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Бүген без сезнең белән тарихи вакыйгада катнашабыз - бу Татарстанда беренче «Катык» этнофестивале. Мин алдагы елларда аның үсеш алачагына, тагын да киңкүләмле һәм традицион булачагына ышанам. Ләкин бүген без яңа хикәягә старт бирәбез. Бәйрәм белән, дусларым!» – дип кунакларга мөрәҗәгать итте ул.
Фестивальнең аерым статусын Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ассызыклады.
Мәйданчыкларда Татарстаннан, шулай ук Чувашия һәм Мари Иленнән фольклор төркемнәр чыгыш ясады. Теләге булганнар өчен катык әзерләү һәм аның дегустациясе, чигү, курчаклар ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук фестиваль кысаларында халык осталары эшләнмәләре ярминкәсе, фермер экопродуктлары ярминкәсе узды.