20 сентябрьдә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм көндез яңгырлар, урыны белән яшен яшьнәргә мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан уртача җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +9..+14 градус күрсәтәчәк, көндез һава 16-21 градуска кадәр җылына, дип фаразлый синоптиклар.