Ингушетиянең Малгобек шәһәрендә җомга намазы вакытында югары сыйныф укучыларын дәресләрдән азат итәчәкләр. Балаларны дәресләрдән аларның ата-аналары һәм мәктәп җитәкчеләре ризалыгы нигезендә җибәрәчәкләр. Шәһәр мэриясендә узган очрашуда шул турыда карар кабул ителгән. Бу турыда «Интерфакс»ка шәһәр администрациясендә сөйләгәннәр.
«Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, ата-аналардан баласының җомга көнне мәчеткә баруы турында гариза кабул итү, һәр гомуми белем бирү учреждениесендә укучылар исемлеген төзү, бу көнне мәчеткә йөрүче укытучыларга өлкән сыйныф укучыларын мәчеткә озата барырга тәкъдим итү кебек тәкъдимнәр кабул ителде», – дигән мэриянең матбугат хезмәте вәкиле.
Аның сүзләренә караганда, исемлеккә кертелгән укучыларны җомга көнне 12.00 сәгатьтә азат итәчәкләр.
«Карар шәһәр башлыгы Мусса Галаевның шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, дин нигезләре укытучылары, шәһәр мәчетенең имамы, шулай ук Малгобек һәм Малгобек районы буенча мәгариф идарәсе вәкиле белән очрашуы барышында кабул ителде», – дип ачыклык кертә агентлыкның әңгәмәдәше.
Фикер алышуда катнашучылар җомга намазы һәр балигъ мөселман өчен мәҗбүри булуын билгеләп үткән.