Атна ахырына кадәр Татарстанда уртача җылы һава торышы фаразлана. Республиканың Гидрометеорология үзәге шундый фаразын җиткерде.
Әйтик, иртәгә, республикада яшен, яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгыр фаразлана. 21 сентябрьдә төнлә 4-9 градус, көнчыгышта 13 градус җылы булачак. 22 сентябрь төнендә 7-12 градус көтелә. Көннең якты вакытында ике көнне дә +16..+21 градуска кадәр җылыта.
Алдан фаразланганча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җылы һәм бераз яңгырлы булачак. Төннәрен термометр баганалары 7-12 градуска хәтле күрсәтәчәк, 23 сентябрьдә көндезен +14..+19, ә 24 сентябрьдә +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.