24 сентябрьдә «Ак чәчәкләр» бульварындагы паркның иҗади остаханәсендә математика буенча түләүсез дәресләр узачак. Дәресләрне математика укытучысы, төп дәүләт имтиханнарына һәм БДИга әзерлек буенча белгеч Розалия Әхмәтшина үткәрәчәк.
Бу көнне 15.00 дән 15.50 гә кадәр 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары «Рациональ һәм иррациональ тигезләмәләрне чишү» темасына дәрес тыңлый алачак, ә 16.00 дән 16.50 гә кадәр турыпочмаклы өчпочмакны чишү буенча дәресләр булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәресләр 17.00 сәгатьтә башлана. 17:50 гә кадәр укучылар өлешләрне өйрәнәчәк, ә 18:00 дән 18:50 гә кадәр гомуми төрдәге өчпочмакларның нәрсә икәнен беләчәкләр.
Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Дәресләргә +7 (937) 004-99-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.