Бүген Казанга Азия-Тын океан илләреннән контейнерлы беренче поезд килде. Халык куллана торган товарлар төялгән йөкне китереп җиткерүгә 11 көн вакыт киткән.
«Состав сентябрь башында китте. Һәм менә ул Казанга кайтты. Хәзер Владивостокны Казан белән тоташтыра торган контейнерлы поезд даими йөри башлады. Контейнер белән йөк ташу тиз булганлыктан, аңа зур игътибар бирелә. Экспертлар бәяләгәнчә, даими контейнерлар җибәрүгә күчү Татарстан предприятиеләре логистикасын 15-25 процентка оптимальләштерергә һәм товарны китерү вакытын ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. «Состав килү белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән котлыйм. Бу бик мөһим вакыйга. Йөкне контейнерлар белән ташу нәтиҗәле ысул», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Владивосток – Казан маршруты буенча даими йөри торган контейнер поезды 2022 елның 6 сентябрендә җибәрелде. Чара Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Сервис Азия – Россия интермодаль транспорт чылбырында яңа буын булыр дип көтелә. Әлеге чылбыр Fesco регуляр диңгез линияләрен Россия тимер юл челтәре белән тоташтыра.