Быелга соңгы мастер-классны «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артистлары алып барачак.
20 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы узачак.
Казан мэриясе хәбәр итүенчә, быелга соңгы мастер-классны «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак. Чарага килүчеләр керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алачак.
Җәмәгать урыннарында татар телендә уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елда башланып китте. Быелгы җәй дәвамында Казан халкын һәм кунакларын «Чабата», «Ярмәк вагы», «Зәлидә», чечетка, аэробика кебек биюләрнең төп хәрәкәтләре белән таныштырдылар. Быел барлыгы ун мастер-класс үткәрелгән.